news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханын кире тапшыру өчен ике өстәмә көн кертеләчәк

Бердәм дәүләт имтиханын кире тапшыру өчен ике өстәмә көн кертеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бердәм дәүләт имтиханын кире тапшыру өчен өстәмә ике көн кертелергә мөмкин. Бу хакта «Татмедиа»да «Мәгариф» журналы оештырган Бердәм дәүләт имтиханына багышланган түгәрәк өстәлдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының төп киңәшчесе Ландыш Әхмәтова хәбәр итте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Имтиханнарда баллны яхшырту ниятеннән кире бирү өчен өстәмә ике көн булачак. Ул әле кабул ителмәде, шушы көннәрдә кабул ителер, дип көтәбез. Төрле сәбәпләр аркасында имтиханга килмәгән балалар аны резерв көндә бирә, ә өстәмә көннәрдә чыгарылыш укучылары үзләре теләгән фәнне кабаттан тапшыра алачак. Кире тапшыруга ихтыяҗ бар. Бу көтелгән вакыйга һәм мөмкин. Ул мәҗбүри түгел, теләк белән генә. Бала үзенең баллы белән таныш булгач кына, үзе хәл итәчәк», – диде Ландыш Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанның 33 нче гимназия директоры Фаяз Гыйззәтуллин өстәмә көннәрне хуплавын белдерде. «Ул укучылар өчен соңгы шанс», – диде директор.

«Бу тәкъдимне хуплыйм, кирәк дип уйлыйм. Психологик яктан да әйбәт булачак. Яхшы укыган бала да үзен төрле ситуациядә төрлечә тота. Хәзер алар имтиханга барганда: «Монда бирә алмасам, тагын мөмкинлегем булачак», – дип барачаклар. Бу балаларга тагын бер шанс», – диде Фаяз Гыйззәтуллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Өстәмә көннәр 4-5 июльдә булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100