news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2023 елда Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин булуын искәртә.

2023 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь) этаплар. Имтиханнар расписаниесе белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтында танышырга була. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенә нигезләнеп, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда һәм (яисә) БДИның төп чорының резерв срокларында бирә ала, бу уку елының чыгарылыш укучылары – төп чорның төп көннәрдә яисә теләк буенча вакытыннан алда тапшыра. Аерым фәннәр буенча имтихан көннәре туры килгән очракларда чыгарылыш укучыларының аларны шулай ук резерв көннәрдә тапшыру мөмкинлеге бар.

Бердәм дәүләт имтиханын бирергә гариза язганда имтихан тапшырырга ниятләгән фәннәрне санап чыгарга кирәк. Рус теленнән һәм математикадан имтиханнар быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри. Урта гомуми белем турында аттестат алу өчен әлеге фәннәрдән имтиханнарны уңышлы тапшырырга кирәк.

Катнашучылар калган фәннәрне сайлый ала һәм югары уку йортында укуын дәвам итәргә теләүчеләргә кирәк булган фәннәр буенча бирә. БДИ тапшырыла торган фәннәрне укучының нинди белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча укуны дәвам итәргә ниятләвеннән һәм югары уку йортына керү сынаулары сыйфатында нинди фәннәр исәпкә алынуыннан чыгып сайларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100