news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм дәүләт имтиханнары графигы үзгәрмәячәк

Югары сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы 2022 елда расланган график нигезендә узачак. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында шул турыда хәбәр итә.

«БДИ билгеләнгән график нигезендә узачак», — диде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев.

2022 елда БДИ 21 марттан 2 июльгә кадәр үтәчәк. Бу чорга резерв көннәр дә керә.

Шул ук вакытта узган атнада Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия төбәкләрендә тикшерүләр үткәрде һәм анда «кәгазь, картридж, канцелярия кирәк-яраклары, шулай ук антисептик һәм биналарны җыештыру өчен чараларның запаслары» барлыгына инанды.

news_right_1
news_right_2
news_bot