news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмроссиялеләр» ятимнәрне тораклы итү өчен программа эшләү тәкъдиме белән чыгачак

Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы 2014 елдан гамәлгә ашырыла.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе активистлары дәүләт программасы булдыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Ул киләчәктә илдә барлык ятим балаларны да торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан - мондый программа инде гамәлгә ашырыла торган Россиянең тәүге төбәкләреннән берсе. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сүзләренчә, хәзерге вакытта республика реестрында 1,2 меңнән артык ятим бала исәптә тора. Узып баручы елда әлеге категория вәкилләренә 309 фатир алу өчен акча бүлеп бирелгән.

«Бүген ятимнәрне торак белән тәэмин итү проблемасы бик тә актуаль. Профиль ярдәмче программасы 2022 елга кадәр исәпләнгән, шушы вакытка кадәр без проблеманы хәл итәргә тиеш», - диде Захарова.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләр әлеге проблеманы федераль бюджеттан финанслау җитәрлек күләмдә булса гына хәл итә алачак. «Субъектлар ятим балаларны торак белән тәмин итү мәсьәләсен үзләре генә хәл итә алмый», - дип искәртте депутат.

«Бердәм Россия» фракциясе каршындагы Татарстанның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары бер үк вакытта коммуналь бурычларга бәйле проблеманы да контрольгә алды.

«Бердәм Россия» партиясе Үзәк Башкарма комитетында инде киләсе елда ук ятимнәрне торак белән тәэмин итү өчен бүленәчәк 7,7 миллиард сумга федераль бюджеттан 2,3 миллиард сум акча өстәлер дип өметләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100