news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәмроссиялеләр Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын нацистлар рухында үзгәртеп язуга каршы

Дәүләт һәм фәнни җәмәгатьчелекнең югары һәм урта мәктәп дәреслекләре эчтәлекләренә җаваплы карашы кирәк, диелә бүген фәнни-гамәли конференциядә кабул ителгән резолюциядә

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Казан» милли мәдәният үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы җитү һәм Ватан Геройлары көне уңаеннан үткәрелгән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы. Тарих һәм заманча бәяләмәләр» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Римма Ратникованың аерым чыгышларыннан соң, сүз тарихчы-галимнәргә бирелде.

 Казан дәүләт университеты доценты Валерий Телишев чыгышында билгеләп үткәнчә, совет тарихы фәненә Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш барган елларга мөнәсәбәтле архив материалларын, сер булып саналганлыктан, куллану мөмкин булмаган, әмма тарих фәне битләрендәге ул «бушлык»ны элеккеге качкыннар, махсус белеме булмаган журналистлар язмалары тутырган. Соңгы 20 елда Виктор Суворовның хезмәтләре басыла, алар белән китап кибетләре тулган. Андый хезмәтләрдә исә Икенче Бөтендөнья сугышында СССРның роленә шик белдерелә, фальсификация зур, моннан тыш, яшьләр өчен язылган дәреслекләрдә, китапларда Бөек Ватан сугышы темасына материал бик аз бирелә, дип мөһим мәсьәләне күтәрде ул.

 Казан дәүләт университеты профессоры, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев Бөек Ватан сугышы елларында легионнар, аеруча Көнчыгыш легионнары оештырылу максатлары һәм тәртипләре, иң мөһиме, немец-фашистларның ни өчен ниятләре барып чыкмавы хакында шәрехләде. Ә бит, аның сүзләренчә, 1941 елдан башлап, 1942 елга кадәр 6 легион оештырыла, шул исәптән «Идел-Урал» легионы да, әмма, чынлыкта, бу фашистларның массакүләм авантюрасы гына булып кала, чөнки славян булмаган милләтләр русларга каршы чыгу форсатыннан файдаланырлар дип фашистлар бик ялгыша. «Көнчыгыш легионнар алдына бернинди дә ачык сәяси максат куелмый, дөнья күргән язмаларда, янәсе, Гитлер легионерларга бәйсез дәүләт булдырырга вәгъдә биргән, дигән фикер әйтелә, әмма моны раслардай бернинди дә документ, чыганак юк», - дип инкарь итте галим.

 Казан дәүләт техник университеты профессоры Дания Сабирова сүзләренчә, Советлар Союзы сугышка әзер булмаган дигән фикер дөреслеккә туры килми, әзерлек 1938 елда ук башланган: республикада сугыш алды елларында, III бишьеллыкта, 12 предприятие эшләтеп  җибәрелгән, тагын 10ысы төзелә башлаган, сугыш башлангач, 70 предприятие кабул ителгән һәм моның өчен нигез-база алдан ук булдырылган.

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы «Хәтер китабы» редакциясе баш редакторы, профессор Анатолий Иванов әлеге сугыш елларында Татарстанның куәтен, Җиңү бәрабәренә керткән өлешен яктыртты. Республикага 226 меңләп кеше эвакуацияләнеп килә. Уртак көч белән, эвакуацияләнгән заводлар эшләтеп җибәрелә. Әйтик, сугыш чорында һәр 6 нчы самолет Казанда эшләп чыгарылган була, 3 миллионлы армияне баштанаяк киендерерлек өс-баш һәм аяк киеме тегелә, фронт өчен 600 млн. төр әйбер җитештерелә, госпитальләрендә җәмгысе 334 мең яралы дәвалана һәм шуларның 207 меңе яңадан сафка бастырыла һ.б.

РФ Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстан бүлеге, ТР сугыш ветераннары (инвалидлары) һәм хәрби хезмәт иҗтимагый оешмасы һәм республиканың «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән, ил идарәсендәге партия - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге чарада, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутарлары, Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмҗанов белән Борис Кузнецов, ТР Генераллар советы әгъзалары, җәмәгать оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат һәм коммуникация учреждениеләре вәкилләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары - барлыгы 300дән артык кеше катнашты, дистәдән артык чыгыш тыңланды һәм резолюция кабул ителде.

Конференциядә кабул ителгән резолюциядә исә, без аерым сәяси көчләрнең Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын нацистлар рухында үзгәртеп язарга маташуларына каршы чыгабыз, кешелеккә таба юнәлтелгән явызлыкка каршы көрәшеп гомерләрен биргән һәм җиңгән дистәләрчә миллион кешенең хәтерен кыерсыту мөмкин түгел, диелә. Анда, шулай ук, дәүләт һәм фәнни җәмәгатьчелекнең югары һәм урта мәктәп дәреслекләре эчтәлекләренә җаваплы караш актуальлеге, төрле ил кешеләренең, 1941-1945 еллар вакыйгаларыннан сабак алып, XXI гасырда эстремизм һәм терроризм, ксенофобия кебек кешелеккә куркыныч янаган күренешләргә каршы торуда берләшүнең нәтиҗәлелеге һ.б. хакында әйтелә.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100