news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәмроссияле”ләр Медведев белән еллык юлламага тәкъдимнәр буенча фикер алышырга ниятли

Бу хакта партиянең Югары советы Рәисе, Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов белдерде

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә “Бердәмроссияле”ләр Медведев белән очрашуда Дәүләт башлыгының Федераль Җыенга еллык юлламасына тәкъдимнәр буенча фикер алышырга ниятлиләр. Бу хакта партиянең Югары советы Рәисе, Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов белдерде
Иртәгә “Бердәмроссияле”ләр РФ Президенты Медведев белән очрашуда “Бердәм Россия” партиясе” төп теманы дәвам итә. Алар юлламага тәкъдимнәр булыр, дип саныйм”, - диде ул партиянең Югары советы Бюросы утырышы нәтиҗәләре буенча.
Грызлов “бердәмроссиялеләр” үз тәкъдимнәрен тапшырды һәм аларны үтәргә әзер, дип искә төшерде. “Мин Президент белән очрашуның төп темасы шул дип саныйм”, - диде Дәүләт Думасы спикеры.
Моннан тыш, ул партиянең Югары советы Бюросы утырышында кадрлар мәсьәләсе каралды, узган сайлаулар нәтиҗәләре һәм Санкт-Петербург съездында тәкъдим ителәчәк партия программасы проекты буенча фикер алышынды дип хәбәр итте.
Утырышта шулай ук эшче төркем тәкъдим иткән партия программасы тезислары каралды, дип билгеләп үтте ул. “Бу эшче төркем әлеге документны ел дәвамында эшләде. Клубларда программа тезислары буенча фикер алыштылар, без аларны төбәк бүлекләренә җибәрү алдыннан карап чыктык”, - дип белдерде ул.
Бюро фикер алышкан документ тулысынча әзер түгел, “бердәмроссиялеләр төбәкләрдән тәкъдимнәр көтә, соңгы версиясе съездда тәкъдим ителәчәк, - дип ассызыклады Грызлов. “Программада үзебезнең идеология – Россия консерватизмын билгелибез. Нәкъ Россиянеке, чөнки башка илләр партияләренең идеологиясе күчермәсе түгел, ә безнең шәхси идеология. Программа документының “Без сайлый торган план”, “Путин планы”, “Стратегия - 2020” кебек тезислары партиянең башка документларында бар, - диде Грызлов.
Партиянең Югары советы Рәисе утырышта катнашучылар сайлаулар нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм аларның уңышлы дип таптылар, диде. “Катлаулы кризис чорында сайлаучылар хакимият партиясе тирәсендә тупланды һәм үз тавышлары белән илдә тотрыклылыкны саклау буенча безнең тырышлыкны хуплады”, - дип шәрехли парламентарий сүзләрен edinros.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100