news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм сайлау көнендә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын тулысынча файдаланачаклар

Сайлау участокларын 18 мартта Россия Президентын сайлаганда кулланган сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән тәэмин итәчәкләр.

Бердәм сайлау көнендә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын тулысынча файдаланачаклар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 август, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Россиядә бердәм сайлау көнендә, 9 сентябрьдә, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексының тулы паркын файдаланачаклар. Бу турыда Россия Үзәк сайлау комиссиясендә видеоконференция вакытында РФ ҮСК секретаре Майя Гришина хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта без регионнардан мәгълүмат җыябыз. Нәтиҗә бер генә: сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексының тулы паркын бу сайлауларда кулланачакбыз. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы булганнар шуларны зур сайлауларда файдаланачак дигән сүз бу. Әгәр күршеләрнең сайлаулары зур булмаса, алар башкалар белән бүлешәчәк", - дип сөйләде Гришина.

Сайлау участокларын 18 мартта Россия Президентын сайлаганда кулланган сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән тәэмин итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot