news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россиянең Яшь Гвадиясе” иҗтимагый оешмасының ТР төбәк бүлегендә - яңа җитәкче

Ул – Казан дәүләт медицина университеты студентларының профсоюз комитеты рәисе Илья Савельев

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Бердәм Россиянең Яшь Гвадиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең III конференциясе узды. Конференцияне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев, шулай ук “Бердәм Россиянең Яшь Гвадиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координация советы рәисе Денис Фадеев катнашты.
Хәзерге вакытта “Яшь Гвардия” хәрәкәте тарафдарларының гомуми составы Татарстанда 24 меңгә якын кешене берләштерә, бүгенге конференциягә республиканың барлык шәһәр-районнарыннан 80 гә якын активист килгән иде. “Бердәм Россиянең Яшь Гвадиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабының элеккеге башлыгы Илдар Бәрхиев башкарылган эш турында доклад белән чыгыш ясады. Ул идарә иткән чорда “Яшь Гвадия” алга таба зур адым ясаган.
Аның сүзләренә караганда, хәзер яшьләр хакимияткә “депутат катыргысы” өчен түгел, ә илдәге гомуми вәзгыятьне яхшыртырга сәләтле реаль тәкъдимнәр белән килә. Денис Фадеев та аның сүзен җөпләде. “Хәзер теләсә кем муниципаль сайлауларда 18 яшьтән депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелә ала. Яшьләр үз өстенә җаваплылыкны алырга сәләтле. Бу яшьтә армиядә мылтыкны ышанып тапшыралар, никахны теркәргә рөхсәт ителә, шулай булгач яшь депутат үз участогы өчен җавап бирә ала”, - диде ул.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев үзенең чыгышында конференциядә катнашучылар арасында “Татарстанның булачак сәясәтчеләре” дә бардыр дигән өмет белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, үз чиратында, “Яшь Гвадия”не “Бердәм Россия” партиясе идеяләрен таратучы дип атады.
“Бердәм Россиянең Яшь Гвадиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабының яңа җитәкчесен сайлау конференциянең беренче көнендә төп вакыйга булды. Президиум Казан дәүләт медицина университеты студентларының профсоюз комитеты рәисе, “Студентлар лигасы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Илья Савельев кандидатурасын тәкъдим итте һәм ул бертавыштан кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100