news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бердәм россиялеләр” Казанның “Здравушка” Балалар реабилитацияләү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне беренче сыйныфка җыярга булышты

“Бердәм россиялеләр” Казанның “Здравушка” Балалар реабилитацияләү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне беренче сыйныфка җыярга булышты

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Лилия Кокарева). Бүген “Здравушка” Балалар реабилитацияләү үзәгендә “Бердәм Россия” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары “Беренче сыйныф укучысы көне” уздырды. Әлеге учреждениене тәмамлаган 10 балага беренче сыйныфка баручыларга кирәк булган барлык нәрсәләр дә бүләк ителде.

“Бердәм Россиядән” беренче сыйныф укучысына бүләк” гомумреспублика акциясе 23 августта башланды һәм 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Бердәм россиялеләр” аеручаигътибарны аз тәэмин ителгән, балалар йортлары һәм республика интернатлары балаларына биреләчәк. “Здравушка”дагы бәйрәмдә чыгыш ясап, “Бердәм Россия” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин Россия балалары “бөек, имин һәм көчле илдә” яшәргә тиеш дип билгеләп узды. Төп бурычлар арасында ул сәламәтлекләре начар булган балаларга ярдәм итүне атады. Аның сүзләренчә, “Здравушка” белән партия арасында күп еллык әйбәт мөнәсәбәт салынган. Виктор Бударин үзәк директоры Светлана Доломазовага “Бердәм Россия”дән рәхмәт хаты тапшырды.

“Здравушка”да бәйрәм күңелле узды. Беренче сыйныфка баручыларны котларга үзәкнең башка тәрбияләнүчеләре дә килде. 9 яшьлек Наил Гыйльметдинов оста итеп виолончельдә уйнады. Шундый яшь булуына карамастан, ул Оренбургта узган Леопольд һәм Мстислав Ростропович исемендәге яшь башкаручылар ачык конкурсының I премиясе лауреаты. “Россиянең мең шәһәре” конкурс-акциясендә җиңгән 11 яшьлек Маша Спирчагова беренче сыйныфка җыенучыларны үзәк педагоглары иҗат иткән җыр белән сөендерде.

Казанның Социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова җәйне мондый бәйрәм белән тәмамлау шатлыклы күренеш дип билгеләп узды һәм үзәк коллективы һәм биредә тәрбияләнүчеләргә сәламәтлек, уңышлар һәм яңа иҗат җиңүләре теләде. Аның сүзләренчә, “Здравушка” безнең республикада инвалид балалар өчен иң әйбәт реабилитацияләү үзәге санала. Соңгы өч ел эчендә биредә 19 инвалидлык төшерелгән. Ә бүген хөрмәтләгән 10 бала махсус мәктәпләргә түгел, ә гомум белем бирү мәктәпләрендә укыячак. Үзәктә балалар белән югары квалификацияле тәрбиячеләр, табиблар, психологлар шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot