news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» волонтерлары шикәр диабеты белән авыручыларга дарулар китерә башлады

Кешеләрне җәмәгать урыннарында йөрүдән саклау өчен, табиб рецепты буенча каралган даруларны волонтерлар турыдан-туры өйгә алып килә.

«Бердәм Россия» волонтерлары шикәр диабеты белән авыручыларга дарулар китерә башлады

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» волонтерлык үзәге активистлары Татарстанда шикәр диабеты белән интегүче пациентларга дарулар китерә башлады. Препаратларны табиб-эндокринологлар рецептлары буенча сатып алалар. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

«Кешеләрне җәмәгать урыннарында йөрүдән саклау өчен, табиб рецепты буенча каралган даруларны безнең волонтерлар турыдан-туры өйгә алып килә. Казан эндокринология диспансеры гаризалар формалаштыра, ә безнең волонтерлар даруларны пациентларга өйләренә илтеп бирә», — диде

news_right_1
news_right_2
news_bot