news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» вәкилләре: Шәһәр-авылларда партия бүлекләренә булышырга кирәк

Мәскәүдә хакимият партиясенең XIX съезды уза, аның эшендә Татарстан делегациясе дә катнаша.

«Бердәм Россия» вәкилләре: Шәһәр-авылларда партия бүлекләренә булышырга кирәк
da-medvedev.ru

(Мәскәү, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре фирка җитәкчесе, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка беренчел оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча бәйге үткәрүне дәвам итәргә, шулай ук җирле бүлекләр өчен муниципалитетлар дәрәҗәсендә ачык булган шундый ук конкурслар оештырырга тәкъдим итте. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

«Медведевның беренчел оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча бәйге үткәрүне дәвам итү уңаеннан шиге бар иде. Без ул шикне тараттык дип уйлыйм. Мин конкурсның дәрәҗәсен җирле бүлекләргә кадәр күтәрергә тәкъдим иттем. Бу бик тә мөһим, чөнки төп партия структурасы – фирканең җирле һәм беренчел бүлекләре», - диде Кондратьев.

Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» әгъзаларының Медведев белән очрашуында балалар ялын оештыру һәм яшь әниләргә (алар эшкә чыгу белән пособие алу мөмкинлеген югалта) ярдәм күрсәтү темасы да күтәрелгән. «Партия һәм РФ Хөкүмәте җитәкчесе безне бу мәсьәләдә ишеткәндер дип өметләнәм», - диде Кондратьев.

Кичә РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» партиясенең җирле һәм беренчел бүлекләре активы белән очрашты. Анда Татарстан вәкилләре дә чакырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100