news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бердәм Россия" туган көне алдыннан 20 мең татарстанлы наказын үтәргә алынды

Төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Instagramда беренче тапкыр онлайн-кабул итү үткәрде.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау һәм су белән тәэмин итү Татарстанда “Бердәм Россия” активистлары партиянең 18 еллыгы алдыннан үткәргән “кабул итү атнасында” иң актуаль мәсьәләләр булды. Вәкилләр барлыгы 20 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итеп, алар эшкә алынды һәм контрольгә куелды. Бу хакта “Татар-информ”га партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Традицион “кабул итү атналыгы” республикада 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узды. Халык белән очрашуларда Татарстан һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Советы, министрлыклар һәм ведомство вәкилләре, партия проектлары җитәкчеләре, юристлар катнашты. Төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Instagramда беренче тапкыр онлайн-кабул итү үткәрде.

"Бердәм Россия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, партия активистлары аерым игътибарны ерак торак пунктларда яшәүчеләрне кабул итүне оештыруга һәм сайлаучылар белән хезмәттәшлекнең заманча форматларына юнәлдергән. Бу исә гражданнарга үзләрен борчыган сорауларны оператив рәвештә җиткерергә һәм кыска вакыт эчендә конкрет карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

"Татарстан халкының барлык мөрәҗәгатьләре дә эшкә алынды, аларның үтәлеше контрольгә алыначак. Без үз эшебезне сайлаучылар белән турыдан-туры диалог төзибез. Якын арада “Бердәм Россия”нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре реформа көтә — яңа модель партиянең Бөтенроссия съездында тәкъдим ителгән иде. Һәм Татарстан анда актив катнашачак”, - диде Андрей Кондратьев.

23 ноябрьдә Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең XIX съезды узды, аның эшендә Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең яңа эш моделе вакыт узу белән күп функцияле партия үзәгенә әйләнергә тиеш, анда килүчеләр “Бердәм Россия” проектлары турында кирәкле барлык мәгълүматны ала алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100