news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» тоткарланган Илшат Гафуровның партия әгъзасы булуын туктатты

Карар бүген сәяси совет утырышында кабул ителде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы КФУ ректоры Илшат Гафуровның партия әгъзасы булуын туктатып торды. Аны Алабуга депутаты Айдар Исрафиловны заказлы үтерүне оештыруга катнашы бар дип шикләнәләр Карар бүген сәяси совет утырышында кабул ителде. 

«Көн тәртибендәге күңелсез мәсьәлә, без аны карарга мәҗбүр, бик күңелсез мәгълүмат, бәлки ул расланмас. Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Безгә Гафуровның партия әгъзасы булуын туктатып тору турында карар кабул итәргә кирәк», — диде утырышта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булу партия уставы нигезендә туктатылуын искәртте. Әлеге карар Гафуровтан гаепләү алынганчы гамәлдә булачак. Әгәр суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапса, ул партиядән чыгарылачак.

КФУ ректоры Илшат Гафуровны Мәскәү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 21 декабрьдә тоткарлаган. Мәскәүнең Басман суды тикшерүче үтенече буенча аны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына ала. Тикшерү фаразы буенча, Илшат Гафуровның 1999 елда Мәскәүдә атып үтерелгән Алабуга депутаты Айдар Исрафиловны заказлы үтерүне оештыруга катнашы булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100