Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бердәм Россия” сентябрьдә Дәүләт Думасына мәҗбүри праймериз турында закон проекты тапшырырга ниятли
Бу хакта Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры, Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов хәбәр итте
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). “Бердәм Россия” сентябрьдә Дәүләт Думасына мәҗбүри праймериз турында закон проекты тапшырырга ниятли, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры, Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов.
“Бу норманың ни рәвешле билгеләнергә тиешлегенә килгәндә, без әлеге юнәлештә эшне башлап җибәрдек инде. Депутатлар корпусы эшкә керешү белән, без кыска вакыт эчендә әлеге норманы закон инициативасы рәвешендә Дәүләт Думасына тапшырачакбыз һәм аның хакында фикер алышулар башланачак”, - диде Морозов.
Аның фикеренчә, праймериз процедурасына зур чыгымнар тотмаска да мөмкин һәм ул бюджет акчаларының бик аз өлешен генә таләп итәчәк, дип хәбәр ителә “Бердәм Россия” партиясе сайтында.
Россиянең барлык партияләренә дә праймериз процедурасын гамәлгә кертү турында уйларга кирәк. Кичә Премьер-министр Владимир Путин Бөтенроссия халык фронтының Координация советы утырышында ясаган чыгышында әнә шундый фикерне белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз