Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бердәм Россия” съездында Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә уңайлыклар булдыру турында сөйләячәк
Татарстан Президенты “Шәһәр мохите” федераль партия проектының иҗтимагый советы рәисе булып тора.
(Мәскәү, 7 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 декабрьдә Мәскәүдә узачак “Бердәм Россия” съезды кысаларында “Шәһәр мохите һәм чиста ил” дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясарга әзерләнә. Бу хакта съезд материалларында хәбәр ителә.
Программадан күренгәнчә, Татарстан Президентының чыгышы шәһәр мохитендә уңайлылыклар булдыруга багышланачак. Рөстәм Миңнеханов белән бергә дискуссия мәйданчыгында Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, “Бердәм Россия” генсоветы әгъзасы Дмитрий Холод, Россия Хөкүмәте каршындагы торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше буенча эксперт советы эшче төркеме җитәкчесе Алексей Макрушин катнашачак.
“Шәһәр мохите һәм чиста ил” мәйданчыгы шәһәр мохитендә уңайлы атмосфера булдыруга, халыкны тузган торактан күчерү программасын алга таба дәвам итү, шулай ук каты көнкүреш калдыклары буенча яңа модель эшләүгә багышланган”, - диделәр “Бердәм Россия” партиясенең матбугат хезмәтендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Шәһәр мохите” федераль партия проектының иҗтимагый совет рәисе булып тора. Татарстан Президенты “Бердәм Россия” партиясе съездына шимбә көнне, 8 декабрьдә барачак. Шулай ук ул съездның Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы пленар утырышында катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз