news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Бердәм Россия" съезды Путинның Россия Президентына сайлауларда катнашуын хуплады

Ил башлыгын сайлаулар 2018 елның 18 мартында уза.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Шимбә көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясе съезды Владимир Путинның Россия Президенты сайлауларында катнашуын хуплады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

“Россия Президенты Путинны 2018 елның 18 мартында билгеләнгән Президент сайлауларында Россия Президенты вазифасына кандидат итеп хупларга”, – дип хәбәр ителә съезд карарында.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе XVII Съездында Владимир Путин үзе: “Россия – мең еллык тарихы булган ил. Әмма без аңа яраткан әбигә кебек мөнәсәбәттә – бер җире дә авыртмасын өчен вакытында дару биреп торырга һәм шуның белән чикләнергә  булырга тиеш түгел. Без Россияне яшь, алга омтылган итәргә тиеш!" – дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot