Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бердәм Россия" праймеризында катнашырга теләүчеләр арасында яшьләр күп
Татарстанда дебатларда катнашу өчен 35 яшькә кадәрге 211 кеше теркәлгән.
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел праймеризда катнашырга теләүче кандидатлар арасында яшьләр күп булуы күзәтелә. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев партиянең матбугат үзәгендә хәбәр итте.
Татарстанда дебатларда катнашу өчен 35 яшькә кадәрге 211 кеше теркәлгән. Алар кандидат буларак кына түгел, политтехнологлар буларак та теркәлгән булган. Бүгенге праймеризда Татарстанда 35 яшькә кадәрге кырык кандидат катнаша.
“Быел партия вәкилләре генә түгел, партиядә тормаган кешеләр дә күп килде. Алар “Бердәм Россия”нең праймеризларын идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган мәйдан итеп күрә”, - ди Динар Бариев.
Мисалга ул “Яшь әниләр” берләшмәсен китерде. Шулай ук Динар Бариев социаль челтәрләрдән актив файдаланып, сораштырулар үткәрелүен, җәмгятьтәге ихтыяҗларны ачыклап, шуларга нигезләнеп, тәкъдимнәр белән килгән кандидатларны искә алды.
- Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе праймериз уздыра. Анда 222 кандидат катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз