news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бердәм Россия" праймеризында башка партия вәкилләре дә тавыш бирә ала

Бүген Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең праймеризында сайлаучыларга 222 кандидат тәкъдим ителә.

"Бердәм Россия" праймеризында башка партия вәкилләре дә тавыш бирә ала
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең праймеризында башка сәяси партия вәкилләре дә тавыш бирә ала. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге матбугат үзәгендә Татарстанда алдан тавыш бирүләрне оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Бүген Татарстанда 460 сайлау участогы эшли. Сайлаучыларга  222 кандидат тәкъдим ителә.  Аларның 101е “Бердәм Россия” партиясе исемлеге буенча, 140 кандидат бер мандатлы округлар буйлап сайлана. Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең 120 мең вәкиле исәпләнә. Һәр бердәмроссияле сайлау участогына кимендә ике кеше алып килергә тиешлеген исәпкә алып, барлыгы 400 мең сайлау бюллетене әзерләнгән.

“Бу сайлаулар түгел. “Бердәм Россия”  барлык халык белән киңәшләшә торган бердәнбер партия. Сайлау участогына республикада яшәүче теләсә кем килергә һәм үз фикерен җиткерергә мөмкин. Сайлаучылар  тавыш бирү урынын алдан белешсеннәр иде. Чөнки гадәти сайлаулар вакытындагы сайлау участоклары белән бүгенгеләре туры килмәскә мөмкин”, - дип киңәш итте Маврина.

Бүгенге сайлауларда бер генә түгел, ә өч яисә ун кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы булу-булмау  мөһим түгел. Без башка партия вәкилләрен дә тавыш бирергә чакырдык, дип билгеләп үтте оештыру комитеты җитәкчесе.

“Безнең республикада актив гражданнар 400 меңнән артыграк. Әмма алар электрон юл белән дә тавыш бирә ала. Моның өчен 24 майга кадәр алдан теркәлү узарга гына кирәк иде”, - диде Лилия Маврина.

Партиянең праймеризында, ягьни алдан сайлауларда югары рейтингларга ирешүче кандидатларның  сентябрь аенда ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу мөмкинлеге булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100