Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бердәм Россия» партиясенең туган көнендә Юрий Камалтынов гражданнарны кабул итте
Партиянең 20 еллыгы уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге үткәрелә, ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген «Бердәм Россия» партиясе 20 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге үткәрү турында карар кабул ителде, ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чарага «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов старт бирде. Ул бәйрәмгә карамастан, депутатлар гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне дәвам итәргә тиешлеген искәртте.
«Без даими рәвештә сайлаучылар белән сөйләшү өчен депутатлар корпусын, башкарма хакимият органнары вәкилләрен җәмәгать кабул итү бүлмәләренә чакырабыз. Ә бүген без партиянең 20 еллыгын билгеләп үтәбез, шуңа күрә кешеләрне борчыган барлык мәсьәләләр буенча да тематик кабул итүләр декадасын үткәрү турында карар кабул ителде», – диде Камалтынов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан булган барлык депутатлар, шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре белән иҗтимагый кабул итүләр планлаштырылган.
Юрий Камалтынов шулай ук гражданнарны кабул итте һәм сорауларга җавап бирде. Алар тротуарлар төзү, ишегалларын төзекләндерү һәм газлаштыру турында сораулар бирделәр.
«Кешеләр карар артыннан килә. Кайчагында, объектив сәбәпләр аркасында, аны табып булмый, ә калганнары белән шөгыльләнергә кирәк. Бездә бу килеп чыга, һәр очракта кешеләргә ярдәм итүдән канәгатьләнү кичерәсең», - диде Камалтынов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз