news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координацион совет оештыра

Бу тәкъдим сәяси партиянең чираттагы җыелышында кертергә ниятләнә

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бердәм Россия” сәяси партиясе киләсе елда булачак сайлау алды кампаниясендә актив эш алып барырга ниятли. "Бердәмроссия"леләр ТР Президенты сайлаулары һәм муниципаль берәмлекләрдә узачак сайлаулар вакытында үз кандидатларын тәкъдим итәргә һәм сайлау алды кампаниясе вакытында аларга булышырга планлаштыра.

Шул максаттан, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республиканың 4 шәһәрендә 4 фракциясе булдырылачак, шулай ук, депутатлар төркеме муниципаль берәмлекләрдә эш алып барачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узып баручы елга “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат конференциясендә ТР парламентында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыныов белдерде.

Моннан тыш, ул “Бердәм Россия” каршында координацион совет булдырылачагы хакында да хәбәр итте. “Координацион совет эшчәнлегендә Дәүләт Советы депутатлары да, сәяси партиянең муниципаль берәмлекләрендә эшләүче депутатлар да катнашачак. Әлеге орган Дәүләт Советы депутатлары юлламалары муниципалларга барып җитсен, ә алар, үз чиратында, парламентка закон чыгару инициативалары белән чыга алсын өчен оештырыла”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.Камалтынов.

Әлеге координацион советны булдыру тәкъдиме “Бердәм Россия” партиясенең 25 декабрьдә уздырылачак җыелышында кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100