Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәясәт советы утырышы узды
Көн үзәгенә Апас һәм Кукмара округлары буенча дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләсе куелды
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәясәт советы утырышы узды.
Партиянең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, республикадагы икътисади вазгыятькә кыскача бәяләмә бирде. Катлаулы климатка карамастан, Татарстан уңышны җыеп алу кампаниясен төгәлли: “2,5 миллион тонна ашлык җыеп алынган, нәтиҗәдә, без 3,4-3,5 миллион тонна күрсәткеченә ирешергә ниятлибез. Бу республикадагы ихтыяҗны тәэмин итү өчен җитә. Шулай ук ит җитештерү күләме дә арта. Моннан тыш, шәхси авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү дә яхшы нәтиҗә бирә”.
Татарстан “бердәмроссиялеләре” лидеры сәясәт советы әгъзаларына сәнәгать үсеше, Татарстан авиасәнәгатенә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелү, Универсиадага актив әзерлек, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының беренче этабы уңышлы төгәлләнүе һәм башка уңай үзгәрешләр турында искәртте. Ул шулай ук 19 июльдә республикада булган вакыйгалар уңаеннан борчылуын белдерде. “Без, парламентның чираттан тыш утырышын үткәреп “Намус иреге һәм дини берләшмәләр турындагы” ТР Законыны үзгәрешләр керттек”,- дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул партиядәшләрен бу өлкәдә эшләр барышын күзәтергә һәм экстремизмга каршы көрәш стратегиясен гамәлгә кую буенча тәкъдимнәр әзерләргә чакырды.
Көн үзәгенә өстәмә сайлауларда Апасның 5 нче һәм Кукмараның 7 нче бер мандатлы сайлау округлары буенча дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләсе куелган иде.
“Праймеризны ачык, оештырылган төстә үттек, - дип бәяләде Фәрит Мөхәммәтшин халык тавыш бирүен бәяләп. – Мәйданнарда әзерләнгән кандидатлар чыгыш ясады, аларның һәрберсе район тормышын һәм партиядәге ролен ничек күзаллавын тәкъдим итте”.
Апас бер мандатлы 45 нче сайлау округы буенча якынча тавыш бирү нәтиҗәләренә карап Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров иң күп тавыш җыйды; Кукмара бер мандатлы округының 47 нче сайлау округы буенча Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов күп тавыш җыйды. Аларның кандидатуралары сәясәт советы әгъзаларына яшерен тавыш бирү өчен тәкъдим ителде һәм бертавыштан расланды.
Татарстан “бердәмроссиялеләре” лидеры сайланган кандидатларны актив эш алып барырга һәм сайлаучылар белән очрашырга чакырды.
Шулай ук сәясәт советы әгъзалары җирле сәяси советлар тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураларны 14 октябрьдә өстәмә сайлауларда Татарстан Республикасы муниципаль органнары вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандадат итеп тәкъдим итү өчен раслады.
Утырышта катнашучылар партиянең барлык бүлекләрен көткән киң күләмле хисап-сайлау кампаниясе буенча фикер алышты. Хәзер беренчел бүлекләрдә хисап-сайлау җыелышлары уза. Андый җыелышлар 2 айдан артык вакытта барлык 1578 беренчел бүлекләрдә узачак. “Партия рәисе Дмитрий Медведевның барлык дәрәҗәдәге партия җитәкчеләренең альтернатив, ачык сайлаулар турындагы инициативасы эштә гамәлгә куелуын күрәбез, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Сәясәт советы әгъзаларына бу хисап-сайлау җыелышларында актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итәм. Бу кешеләр алдында инди проблемалар торуын, аларны ничек хәл итүләрен белү өчен беренчел оешма вәкилләренә һәм безгә дә кирәк”.
Көн үзәгенә куелган соңгы мәсьәләләрнең берсе партиянең Биектау бүлеге башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү иде. Ул Лиана Гатина булды, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз