news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге әгъзаларының саны 24 мең кешегә кадәр артачак

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Казан бүлеге сәяси советы секретаре Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар–информ”, Михаил Миронов). “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге әгъзаларының саны март ахырына 24 мең кешегә кадәр артачак. Бүген Казан бүлеге сәяси советы утырышында аның секретаре Илсур Метшин әнә шулай дип белдерде.
Казан “бердәмроссиялеләре” җитәкчесе үзенең докладында 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясады. Казан мэры билгеләп үткәнчә, ел авыр булса да, партия зур уңышларга иреште, аларның иң мөһиме – Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда җиңеп чыгу. Илсур Метшин Дәүләт Советы составының өчтән бергә якынын Казан “бердәмроссиялеләре” тәшкил итә дип канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.
И.Метшин ассызыклаганча, Татарстандагы муниципаль сайлаулар 2010 елда партия өчен төп сәяси вакыйга булачак. Шуңа бәйле рәвештә “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге секретаре гражданнардан партия структураларына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны бер ярым мәртәбә артты дип белдерде. Казан мэры шулай ук Татарстан башкаласын тәкъдим итүче “Бердәм Россия” партиясенең барлык дәрәҗәдәге депутатларының җылышын үткәрергә тәкъдим итте. Казан “бердәмроссиялеләре” җитәкчесенең фикеренчә, депутатлар корпусы хакимиятнең закон чыгару органнарында Казан мәнфәгатьләрен активрак яклый алыр иде.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, партиянең Казан бүлеге әгъзаларының саны инде икенче ел рәттән 23,5 меңгә якын кешене тәшкил итә. “Бу халкы бер миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, – диде мэр. – Әмма әгъзаларның санын яшьләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, икътисадның реаль тармагында эшләүчеләр хисабына арттырырга кирәк дип саныйм”. И.Метшинның сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге әгъзаларының саны март ахырына 24 мең кешегә җитәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100