news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» партиясе табибларга ярдәм итү өчен 900 мең сум акча җыйган

Тулаем алганда, «Бердәм Россия» партиясе ил буенча саклагыч костюмнар һәм битлекләр сатып алу өчен 402 миллион сум тирәсе акчасы җыйган.

«Бердәм Россия» партиясе табибларга ярдәм итү өчен 900 мең сум акча җыйган

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары, фирка рәисе Дмитрий Медведев тәкъдиме белән, табибларга – саклагыч костюмнар һәм мохтаҗ гражданнарга медицина битлекләре сатып алу өчен 900 мең сумга якын акча җыйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына партиянең мәгълүмат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда партия рәисенең җыелган взносларны мохтаҗ гражданнарга һәм медицина хезмәткәрләренә тапшыру турындагы тәкъдимен хуплап каршы алдылар. Атна башында республикада 900 мең сумга якын акча җыелды һәм ул көн саен арта бара», - дип белдерде «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Табиблар һәм гражданнарга ярдәм итү өчен партиянең төбәк Башкарма комитеты һәм беренчел оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан хакимият органнарына тәкъдим ителгән депутатлар акча күчерде. Татарстан парламентарийлары инициативасы белән табибларга ярдәм итү өчен махсус банк счеты ачылды, анда ТР Дәүләт Советы, Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм иҗтимагый оешмалардан акча килә.

Тулаем алганда, «Бердәм Россия» партиясе Covid-19 коронавирус пандемиясе шартларында ил буенча табиблар һәм мохтаҗ гражданнарга ярдәм итү өчен 402 миллион сум тирәсе акчасы җыйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100