news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Бердәм Россия” партиясе сигез еллыгын билгеләп үтә
Хәзерге вакытта “Бердәм Россия” партиясенең 2 миллионга якын әгъзасы бар
Скопировать ссылку
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе сигез еллыгын билгеләп үтә.
2001 елның 12 апрелендә “Единство” һәм “Отечество” партияләренең лидерлары Сергея Шойгу һәм Юрий Лужковның уртак сәяси белдерүе нәтиҗәсендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенә нигез салынды. 2001 елның 1 декабрендә “Союз «Единство и Отечество” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының III съезды делегатлары бер тавыштан оешманы Бөтенроссия партиясе – Бердәм Россиягә үзгәртү турындагы карар кабул итте.
Партиянең Югары советы рәистәшләре итеп гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла –каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу, Мәскәү мэры Юрий Лужков һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сайланды.
2002 елның ноябрендә партиянең Югары советы рәисе итеп Борис Грызлов сайланды.
2008 елның 7 маенда партия белән Владимир Путин җитәкчелек итә башлады. Хәзерге вакытта “Бердәм Россия” партиясенең 2 миллионга якын әгъзасы бар, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең матбугат хезмәте.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 2002 елның 26 февралендә оештырылган, 2002 елның 17 мартында теркәлгән. Партиянең төбәк сәяси советын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
Бүген теләсә нинди социаль мәгънәгә ия эш “Бердәм Россия” катнашыннан башка узмый. Партия лидеры, РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин үз чыгышларында “бердәмроссиялеләр” һәрвакыт халык арасында, алар язмышына һәм ихтыяҗына кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнә дип ассызыклап үтте. Партиянең абруе һәм һәм аның киләчәктә уңышларга ирешүе күп очракта партия әгъзаларының энергия һәм ихтыяр көченнән, патриотизмыннан тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2