Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бердәм Россия” партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көне оештыра
Ул көнне бөтен ил буенча барлыгы 2446 иҗтимагый кабул итү бүлеге үз ишекләрен ачачак
(Казан, 18 ноябрь, ”Татар-информ”). “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясен булдыруга 13 ел булган көннәрдә партиянең Генераль совет президиумы 1 декабрь көнне гражданнарны бердәм кабул итү көне уздыру турында карар кабул иткән. “Бердәм Россия” партиясенең рәсми сайты шул хакта игълан бирде.
“Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның барлык 85 төбәк иҗтимагый кабул итү оешмалары һәм партиянең урыннардагы якынча 2,5 мең кабул итү бүлекләре гражданнарны шәхси гозерләре буенча кабул итәчәк. Анда төрле дәрәҗә депутатлар, муниципалитет башлыклары катнашачак.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы президиумы комиссиясенең партия рәисенә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр эше буенча рәисе, Федерация Советы рәисе урынбасары Галина Карелова сүзләренә караганда, бу елда кабул итүнең форматын киңәйтү турында карарга киленгән. Узган ел кабул итүләр региональ һәм урында гына үткәрелгән булса, бу елда исә читтә урнашкан торак пунктларга күчмә һәм тематик кабул итүләр оештырылачак. Шулай ук абруйлы белгечләр катнашлыгында юридик консультацияләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла, гражданнарның ярдәм сорап яки теге яисә бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен җиткерү белән партиягә мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре тагы да арта.
Галина Карелова шулай ук 1 декабрьдә халыкны Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы, РФ субъектлары дәүләт хакимиятләренең закон чыгару органнары, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары депутатлары кабул итәчәге турында ышандыра. Бу көнне бөтен ил буенча барлыгы 2446 иҗтимагый кабул итү бүлеге үз ишекләрен ачачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз