Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакайда гражданнарны кабул итте
"Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүендә депутат янына ул көнне дистәгә якын кеше килде.
(Азнакай, 25 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайда депутат Рөстәм Мөхәммәдиев гражданнар белән очрашты. "Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүендә депутат янына ул көнне дистәгә якын кеше килде, дип яза район газетасы.
Моннан 4 ел элек авариягә эләгеп, умыртка сөягенә бик зур зыян килә Ландышның. Озак кына сырхауханәдә дәваланса да аякка басырлык хәлгә җитә алмый, әнә шулай түшәккә кала. 19 яшьлек улының әтисе бу хәлләргә хәтле үк вафат булган, аннан соң кавышкан кешесе язмышның авыр сынауларына түзә алмый китеп бара. Хәер, Ландышның якыннары аны хурламый, нишлисең бит, олы йөрәкле булу бөтен кешегә дә бирелмәгән. Апасы Венера аның сызлануларын беразга гына җиңеләйтү, терелтеп аякка бастыру өчен ниләр генә эшләми дә, кемнәрнең генә ишекләрен какмый.
–Ничә еллар үзгәреш булмаган аяклары тезгә кадәр сизә башлады бит! Мәскәүдә катлаулы операция ясатуда зинһар ярдәм итегез. Тернәкләнү үзәкләренә дә эләгә алмыйбыз, чиратның җитәсенә инде өмет тә калмады... – дип күз яшьләре аралаш гозерен җиткерде ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевның кабул итүендә.
Мондый хәлдә калганнарга инде күп тапкырлар ярдәм кулы сузган депутат катлаулы да, чыгымлы да гамәлне нидән башларга кирәклеген яхшы белә. Башта анализлар җыярга, кыйммәтле тикшерүләр үтәргә кирәк, аннары, башкала табиблары фикерен белү дә мөһим. Шуңа да ул эшне республика клиникасыннан һәм тернәкләндерү үзәгеннән башларга кирәклеген һәм монда һичшиксез ярдәм итәчәген белдерде.
Ландыш кебек терелүгә өмет тоткан башка инвалидлар, каты авырулыларның якыннары да бар. Әнә, Лениза ханым кулында берьюлы 3 инвалид: 11 һәм 8 яшьлек ДЦП һәм гидроцефалия диагнозлы балалар, балачактан беренче төркем инвалид сеңлесе. Аларны юуындыру өчен уңайлы душ кабинасы булдыруда ярдәм сорый. Рәсилә ханым әле 3 яше дә тулмаган инвалид оныгына катлаулы, кыйммәтле операция ясатуда булышуга өмет итә...
Арада эшкә урнашуда, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулап килгән иҗат коллективына сәхнә киемнәре тектерүдә, нефтьчеләр спорт командасына республика бәйгесендә катнашу мөмкинлеге тудыруда ярдәм сорап килүчеләр дә булды.
Ландыш Асибакова Камышлы Күл авылында төзелеп килүче иман йортына тәрәзә кую, тышлау өчен депутат ярдәме белән акча юнәтеп булмасмы, дип килгән. “Татнефть” берләшмәсендә эшләү дәверендә мәчетләрне сафка бастыруда аз катнашмаган, үзенең дә бик күп өлешен керткән Рөстәм Мөхәммәдиев мондый изге эшкә бу юлы да каршы килә алмады, әлбәттә. Алай гына да түгел, җылылык кертү, кайнар, салкын сулы итүдә дә ярдәм итәчәген белдерде.
Әнә шулай депутатка һәркем үз гозере белән, зур өметләр баглап килде. Аларның берләре урында ук хәл ителде, икенчеләренә вакыт кирәк булачак, әлбәттә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз