news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Бердәм Россия" партиясе "чүп" реформасы мәсьәләсен хәл итәргә алынырга җыена

Праймериз алдыннан үткән очрашулар барышында халыкны социаль торак мәсьәләләре, ишегалларының төзеклеге борчуы да ачыкланган.

"Бердәм Россия" партиясе "чүп" реформасы мәсьәләсен хәл итәргә алынырга җыена
Владимир Васильев

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бердәм Россия” сәяси партиясе “чүп” реформасына бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә алыначак. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясе матбугат үзәгендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”  сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Журналистлар сорауларына җавап биреп, ул кандидатлар күтәргән мәсьәләләргә тукталды.

“Чүп реформасы башлану белән, халыкны  чүп-чарны чыгару өчен тарифларның үсүе борчый. Шәһәрләрдә һәм районнарда, бөтен илдә дә әле әзерлек эшләре башкарылмаган. Кешеләр борчыла, сораулар бирә. Без әзерлекне, оперативлыкны һәм төбәк операторын сайлауны  программабызда исәпкә алачакбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Праймериз алдыннан үткән очрашулар барышында халыкны социаль торак мәсьәләләре, ишегалларының төзеклеге борчуы да ачыкланган. Бу мәсьәләләр партия аппаратында гомумиләштерелеп, Татарстан Президентына һәм Хакимиятенә җиткереләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot