news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия” партиясе Актаныштагы ишегалларын төзекләндерергә алына

Актаныш районы әлеге яңа проектка биш ишегалдын кертергә ниятли.

“Бердәм Россия” партиясе Актаныштагы ишегалларын төзекләндерергә алына
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 25 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 23 июль көнне “Бердәм Россия” фракциясе вәкиле, депутатлыкка кандидит “Россельхозбанк” ААҖнең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәчесе Ләлә Кудерметова Актаныш авылында булып, тулы бер ишегалдында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламовалар катнашты.

Актаныш авылының әлеге ихатасына Ленин проспекты буенча урнашкан 14,15, 16,17,18 йортлары, Тынычлык проспектының 25, 81, 19, 20, 21, 22, 23нче санлы йортлары керә. Биредә 27 подъездда 226 фатир исәпләнә.

Алга таба халык тарафыннан тәкъдим ителгән теләк-фикерләр белгечләр тарафыннан өйрәнелеп, ишегалларын проектлаучыларга тапшырылачак. Кыска вакыт эчендә генә барлык ишегалларына өлгереп булмаячак, билгеле, әмма программа күпьеллык – ул 2024 елга хәтле исәпләнгән. Актаныш районы әлеге яңа проектка биш ишегалдын кертергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100