news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия” партиясе 16 еллык туган көнен халык өчен файдалы итүне максат итеп куйды

“Бердәм Россия”дә – туган көн атнасы.

(Азнакай, 29 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Быел да 16 еллык туган көнен “Бердәм Россия” партиясе истә калырлык кына түгел, ә халык өчен файдалы да итүне максат итеп куйды. Аның Азнакай җирле бүлек секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме белән, атна дәвамында безнең районда да абруйлы җитәкчеләр, төрле дәрәҗә депутатлар халык белән очрашулар уздыра. Кичәге көн дә шәһәр мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиеваның азнакайлыларны кабул итүе белән башланып китте. Аның янына райондашларыбыз эшкә урнашу мәсьәләләре, хезмәт базарындагы хәл торышы белән кызыксынып килде. Ул аларның барсына да нигезле, төпле җаваплар, файдалы киңәшләрен бирде, дип яза район газетасы.

–Җирле бүлек кабул итүендә атна дәвамында бик күп тематик очрашулар үтәчәк, – диде аның башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова. – Шул ук пенсия белән тәэмин ителеш, сәламәтлек саклау өлкәсе, социаль яклау, эшкә урнашу белән бәйле, мәгариф, торак-коммуналь хезмәтләр һәм башка шундый яшәешебезгә кагылышлы мөһим мәсьәлә-проблемалары белән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта алдан ук хәбәр иттек, халык белә, кабул итүгә алдан язуны сорап та шалтыраталар. Шулай ук түләүсез юридик хезмәт тә күрсәтеләчәк. Җыеп кына әйткәндә, кабул итүгә килгән бер генә кеше дә игътибарсыз калмаячак.

“Бердәм Россия”дә гражданнарны кабул итү шулай көн дәвамында барды. Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиеваны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алыштырды. Ә инде кичке якта азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район җитәкчеләре кабул итте, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100