news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы үз эшен башлап җибәрде

Медиафорум ачылыр алдыннан “Россияне модернизацияләүдә илнең сәяси системасы роле” дигән темага түгәрәк өстәл уза

(Санкт–Петербург, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Санкт–Петербургта “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы үз эшен башлап җибәрде.
Медиафорум ачылыр алдыннан “Россияне модернизацияләүдә илнең сәяси системасы роле” дигән темага түгәрәк өстәл уза. Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда “Эксперт” журналының баш мөхәррире Валерий Фадеев, Нәтиҗәле сәясәт фонды директоры Глеб Павловский, Сәяси конъюнктура үзәге генераль директоры Алексей Чеснаков катнаша.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар арасында шулай ук “Стратегия–2020” форумы секцияләренең экспертлары, “Бердәм Россия” дискуссия партия клублары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, чит ил матбугаты, федераль һәм төбәк телеканаллары, басмалары журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре бар. Медиафорум эшендә Татарстан делегациясе, шул исәптән “Татмедиа” ААҖ филиалы “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский да катнаша.
“Бердәм Россия” партиясенең стратегик максаты – илнең социаль өлкәсен һәм икътисадын модернизацияләү”, – дип ассызыклады партия Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Воробьев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында. “Бүген һәм иртәгә кулланма әйберләр һәм безнең эш–гамәлләрнең алгоритмнары хакында фикер алышулар узачак. Сәяси системаны модернизацияләү – тормышыбызның состав өлеше”, – дип өстәде ул.
Форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында Валерий Фадеев: “Россиягә корбаннар һәм газап чигүләр булмасын өчен, корбаннар һәм революцияләрдән башка, табигый модернизация кирәк”, – дип ассызыклады. Аның фикеренчә, технологик модернизациягә дә игътибар юнәлтергә кирәк.
Искәртеп үтәбез, “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы партия җитәкчеләре, башкарма хакимият вәкилләре, әйдәп баручы сәясәтче һәм икътисадчылар катнашында түгәрәк өстәлләр форматында уза. Форумның эше 5 секциядә оештырылачак. Икътисад һәм социаль өлкәне модернизацияләү, партия идеологиясе, “бердәмроссиялеләр”нең социаль һәм инфраструктура проектлары, партия төзелеше проблемалары һәм башка мәсьәләләр фикер алышу темалары булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100