news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия”нең ТР бүлеге партия уставына үзгәрешләр кертүдә барлык тәкъдимнәрне хуплый

“Бердәм Россия” съездын Мәскәүдә генә түгел, ә Россиянең барлык субъектларында да үткәрү үзен аклый”, – диде журналистларга биргән интервьюсында Фәрит Мөхәммәтшин

(Санкт–Петербург, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Санкт–Петербургта “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы эше белән бер үк вакытта “бердәмроссиялеләр”нең иртәгә узачак XI съездына кагылышлы мәсьәләләр буенча тематик секция утырышлары да башланды.
Секцияләр эшендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова катнашты. Дәүләт Думасының беренче вице–спикеры Олег Морозов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин ике секциянең модераторлары булды.
Секция утырышларында съездда яңгыраячак программа тезислары һәм Президентның Федераль Җыенга Юлламасы хакында фикер алышынды. Секцияләрдә партия җитәкчеләре, башкарма хакимият вәкилләре, әйдәп баручы сәясәтчеләр һәм икътисадчылар катнашты. Форумның эше 5 секциядә оештырылды. Икътисад һәм социаль өлкәне модернизацияләү, партия идеологиясе, “бердәмроссиялеләр”нең социаль һәм инфраструктура проектлары, партия төзелеше проблемалары һәм башка мәсьәләләр фикер алышу темалары булды. Республика парламенты башлыгы партия төзелеше һәм партия эшенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышуда катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы президиумы секретаре урынбасары Сергей Неверов һәм партиянең Генераль советы президиумы әгъзасы Ирина Яровая әлеге секциянең модераторлары булды.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, съезд алдыннан эшне оештыру структурасы шактый нәтиҗәле. “Партия төзелеше һәм партия эшенең актуаль мәсьәләләре” секциясенең эше хакында сөйләгәндә, ул әлеге секциядә күп кешеләрне борчый торган әһәмиятле мәсьәләләр хакында фикер алышынды, дип ассызыклады. Утырышта 130 дан артык кеше катнашты, шуларның 30 дан артыгы чыгыш ясарга теләк белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу юлы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге партиянең Х съездыннан аермалы буларак, партия уставына кертелгән үзгәрешләр буенча барлык тәкъдимнәрне дә хуплый.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре утырышта телгә алган икенче тезис моношәһәрләрдә партия эшенә кагыла. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, мондый шәһәрләрдә яшәүчеләр бер эре предприятиегә бәйле. Татарстан хакында сөйләгәндә, ул республикада шундый өч нокта (Чаллы, Кама Аланы һәм Алабуга) билгеләнүе турында әйтте. Утырышта чыгыш ясаганда, Татарстан парламенты башлыгы әлеге шәһәрләрнең икътисадын структура ягыннан үзгәртеп коруның кайбер юлларын тәкъдим итте. “Берничә кеше минем фикерне хуплады. Партия проектларында бу фикер чагылыш табар дип уйлыйм”, – диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бердәм Россия” партиясе Югары һәм Генераль советларының бүген кич узачак уртак утырышы хакындагы сорауга җавап биреп, Ф.Мөхәммәтшин: “Әлеге традицион утырыш көн тәртибендәге мәсьәләләрне тагын бер тапкыр тикшереп чыгу максатыннан оештырыла”, – дип белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100