news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия»нең ТР бүлеге интернетта бала иминлеген кайгырту белән шөгыльләнәчәк

Республика мәктәпләрендә махсуслаштырылган курс оештыру онлайн-кабул итү вакытында җиткерелгән тәкъдимнәрнең берсе булды.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова халыкны дистанцион рәвештә кабул итте. Парламент башлыгы урынбасары анда республикада яшәүче Лариса Кузнецованың тәкъдимен хуплады. Ул мәктәп укучылары өчен интернет-куркынычсызлык дәресләре оештырырга тәкъдим иткән иде.

«Күп кенә ата-аналар бик тә мәшгуль булу аркасында әлеге мәсьәләгә (баланың интернет-куркынычсызлыгы) игътибар бирми. Әгәр бу хакта алар белән сөйләшсәк, йөк урыныннан кузгалырга мөмкин. Ә балалар белән тагын да катлаулырак. Аларны ышандырырга кирәк, тыюлар белән эш итү файдасыз. Балалар белән дә эшләргә кирәк, шул исәптән индивидуаль тәртиптә дә», - дип белдерде депутат.

Ларионова әлеге мәсьәләнең контрольгә алыначагы турында хәбәр итте. Иң элек проблеманы яхшылап анализларга, нинди чараларның нәтиҗәле булачагын аңларга кирәк. Әлеге уңайдан махсус эшче төркем төзеләчәк, ул балалар һәм интернет-мошенниклык, мәктәп укучыларының кирәкмәгән сайтларга керүе белән бәйле барлык очракларга да анализ ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100