news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге конференциясенә делегатлар сайланды

«Бердәм Россия» сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең XXVIII конференциясенең икенче этабы узды.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Ләйсән Тимерова).  “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ХХVIII конференциясенә делегатлар сайланды. Бу турыда Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Конференциянең беренче этабында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенә секретарь һәм район башлыгы вазифасына кандидат сайланган иде.

Шул көннән Сәяси Совет составы тулыланып, 11 кеше составында Энгель Фәттахов җитәкчелегендә эшли. Шуңа күрә Конференциянең бу этабын секретарь вазифасында Энгель Нәвап улы үзе алып барды.

Көн тәртибендә каралып, Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең 2018 елдагы эшләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot