news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге мохтаҗларга үз хезмәт хаклары белән ярдәм итәчәк

Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» әгъзаларын, медицина хезмәткәрләренә һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен, айлык хезмәт хакын взнос түләүгә күчерергә кушты.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге мохтаҗларга үз хезмәт хаклары белән ярдәм итәчәк
информационный центр ТРО ВПП «Единая Россия»

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге активы табибларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен үз хезмәт хакының бер өлешен күчерергә әзер. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Вазгыять бездән өстәмә ярдәм, шул исәптән партия взнослары һәм хезмәт хакы белән ярдәм итүебезне таләп итә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул искәрткәнчә, ТР Дәүләт Советының кайбер депутатлары «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында махсус төзелгән счетка бер көнлек эш хакын күчерде.

«Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев бүген партиянең Генераль советы президиумының онлайн-утырышын уздырды. Анда «Бердәм Россия» әгъзаларын медицина хезмәткәрләренә һәм авыр хәлдә калган гражданнарга ярдәм итү өчен бер айлык хезмәт хакын күчерергә чакырды. Акча, аерым алганда, «Өйгә укырга ярдәм ит» акциясе кысаларында компьютерлар һәм хастаханәләр өчен саклагыч костюмнар сатып алуга тотылачак.

Элегрәк «Бердәм Россия» җитәкчелеге тарафыннан алдан тавыш бирү һәм идарә итү чыгымнарын киметү турында карар кабул ителгән иде. Бушаган акчалар медикларга һәм мохтаҗларга ярдәмгә юнәлтелә. Әйтик, #СпасибоВрачам акциясе кысаларында Казанның медицина учреждениеләре өчен ике «Лада» автомобиле сатып алынды, аларда табиблар авырулар чакыру буенча өйгә йөриячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100