news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия”нең сайлаучыларның өч меңнән артык наказы буенча эшлисе бар

Хакимият партиясенең төбәк бүлегендә сайлауга йомгак ясалды.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе үткәрелде. Аның программасына ике мәсьәлә чыгарылды: “Бердәм Россия” өчен сайлау кампаниясе нәтиҗәләре һәм төбәк сәяси советы составына үзгәрешләр кертү.

Партиядәшләре алдында ясаган чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин, партия алдында авыр һәм җаваплы эш тора, дип басым ясап әйтте. “Сайлау йомгаклары чыгарылды, “Бердәм Россия” ышанычлы җиңүгә иреште. Хәзер безгә сайлаучыларның бөтен наказлары, ә ул өч меңнән артык тәкъдим, буенча системалы эшкә игътибарны бирергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100