news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бердәм Россия"нең мобиль кабул итү пункты Кукмараның дүрт авылында булды

Халыктан барлыгы 25 наказ кабул ителгән.

"Бердәм Россия"нең мобиль кабул итү пункты Кукмараның дүрт авылында булды

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова)."Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пункты Кукмара районының Янил, Вахит, Ядегәр, Олыяз авылларында да булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Халыктан барлыгы 25 наказ кабул ителде. Вахит авылында яшәүчеләр ФАПта эшләү өчен фельдшер юклыгына борчылса, яниллеләр исә авылга яңа ФАП, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы кирәклегенә басым ясады.

Ядегәрдә медицина амбулаториясе, мәдәният йорты, спорткомплекс, юллар мәсьәләсе, мәктәп автобусы белән бәйле сораулар бирелде. Шулай ук Түбән һәм Югары Казаклар авыллары арасындагы юлны төзекләндерү, Түбән Казакларга клуб салу, Олыязга маршрут автобусын йөртү кирәклеге турындагы мөрәҗәгатьләр дә игътибардан читтә калмады.

Сайлау алды кампаниясендә катнашучы башка партияләр дә халык белән тыгыз бәйләнештә тора. Әйтик, ЛДПР һәм КПРФ партияләренең Кукмарадагы бүлекчә вәкилләре, район халкы белән очрашып, сайлау алды программалары белән таныштыралар, партия эшчәнлеге язылган, киләчәккә максат һәм бурычлар күрсәтелгән брошюралар тараталар, наказ, мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрне язып алып, партия җитәкчелегенә юллыйлар.

"Бердәм Россия" сайлаучыларның наказлары белән нәтиҗәле эшли. 2014 елгы сайлау кампаниясендә партия 2500дән артык наказ җыйды, шуларның 83 проценты үтәлде. Агымдагы сайлау кампаниясе барышында инде республика халкыннан 4715 наказ һәм тәкъдим керде. Шуларның 4172се – җирле әһәмияттә, калганнары - республика һәм федераль дәрәҗәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100