news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бердәм Россия“нең мобиль кабул итү автобуслары Апаска да киләчәк

14.00 сәгатьтә Апаста мобиль кабул итүләр була.

“Бердәм Россия“нең мобиль кабул итү автобуслары Апаска да киләчәк
Апастово-информ

(Апас, 24 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). 24 июльдә“ Татарстанда “Бердәм Россиясе“нең 6 мобиль кабул итүләре эшли башлады. Алар Апас районына да килә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Якын көннәрдә алар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа чакырылышына наказлар җыю максатыннан, республиканың төрле районнарында 650 кабул итүләр уздырырга җыена. 

“Бердәм Россия“ символикасы белән ак микроавтобуслар әллә каян күренә.  1 августта 10.00 сәгатьтә Апасның Урта Балтай авылында, 11.45 сәгатьтә Каратунда, 14.00 сәгатьтә Апаста мобиль кабул итүләр була.

29 августта 10.00 сәгатьтә Зур Күккүздә, 11.45 сәгатьтә Чүрибурашта, 14.00 сәгатьтә Апаста кабул итүләр үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot