news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Бердәм Россия“нең Чирмешән бүлекчәсе сафларын ныгыта

“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең егерме өченче конференциясендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде

(Чирмешән, 24 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең егерме өченче конференциясендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр, дип яза җирле басма.


-Моңа кадәр барлык авыл җирлекләрендәге башлангыч пария бүлекчәләрендә дә узган җыелышлар җитди мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте, - диде үзенең чыгышында “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров. – Без җирле үзидарә органнары белән районның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту өстендә бергәләп эшлибез.

Партия проектының күпчелеге безнең район территориясендә дә тормышка ашырыла. Авыл җирлекләрендә юллар шомара, мәгариф, мәдәният объетлары ремонтлана, суүткәргечләр сузыла. Агымдагы елда гына да районда 57 объектта төзелеш эшләре башкарылган һәм башкарыла.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе бүлекчәсе 1280 партия әгъзасын берләштерә. Ел ахырына кадәр партия әгъзалары егерме бишкә артачак.

Конференциядә әлеге партиянең җирле сәяси советының составы яңарды, яшерен тавыш бирү юлы белән, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов совет составына сайланды. Шәхси гаризасы нигезендә, Ирек Нуртдинов бу советта эшчәнлеген туктатты.

Бердәмроссиялеләрнең Татарстан төбәк бүлекчәсенең ХХVII конференциясенә делегатлар да сайланды. 2 декабрьдә ул чарада безнең районнан Фердинат Дәүләтшин һәм Светлана Әхтәмовалар катнашачак.

Конференция ахырында башлангыч бүлекчә тарафдары Габделбарый Галиевка, партия тормышында актив эшчәнлек алып барганы өчен, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, башлангыч бүлекчә әгъзалары Рушания Әхмәдуллина һәм Шәүкәт Гатинга сәяси партиянең башкарма комитеты төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Кондратьев, үзәк китапханә директоры Рузилә Минхәеровага һәм аның коллективына җирле бүлекчәнең секретаре Фердинат Дәүләтшин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, дип яза җирле басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100