Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Бердәм Россия милләте" мөмкин кадәр тизрәк барлыкка килсә, яхшырак - галим Денис Брилев
Казан федераль университетта дин белгече Денис Брилев милләт һәм дин бәйләнеше хакында лекция укыды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казан федераль (Идел буе) университетының Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент Денис Брилев "Ислам һәм милләт " темасына лекциясендә Ислам һәм милләтчелек төшенчәләренә аңлатма бирде. "Татар-информ" әлеге лекциядә яңгыраган төп тезисларны тәкъдим итә.
"Милләт дәүләт файдасына формалаша"
Милләт барлыкка килүнең берничә юнәлеше бар, дип аңлатты Брилев. Беренче юнәлеш - милләт формалашу халыкның үзаңына, холкы төрлелегенә бәйле рәвештә формалаша. Икенче юнәлеш - милләт махсус төзелә.
Милләтчелек элиталардан башлана һәм мәҗбүри белем, мәгариф системасы аша халык массаларына кертелә. Идеология халыкка мәгариф системасы аша сеңдерелеп килгәнгә, милләтчелек әлегә саклана. Шул ук вакытта глобализациягә җавап булган милләтпәрвәр хисләр ныгый.
Галим искәрткәнчә, дәүләт үз максатларына ирешү өчен динне сайлыймы яисә милләтчелек факторына басым ясыймы - бу юнәлештә фаразлар ясап булмый. Барысы да дәүләт позициясенә бәйле, дип аңлатты ул.
"Россия милләте" барлыкка килсә, бигрәк тә яхшы"
Мәгълүмат белән уртаклашу интенсив барганга, ил сәясәтенең кайсы якка борылыш алуын фаразлавы кыен, диде Брилев. Дәүләт хәзергә милләтчелеккә өстенлек бирә. Россия президенты Владимир Путинның бер милләт формалаштырырга нияте бар. Бу Советлар Союзы чорында бердәм "совет халкын" формалаштырган кебек, диде ул. Денис Брилев фикеренчә, әгәр бу тормышка ашса, бик яхшы булачак.
Мисал итеп ул АКШны китерде. Америкада милләт түгел, ә гражданлык урын алган. Nationality тәрҗемәдә милләт түгел, ә гражданлыкны аңлата. Алар Россиядән үзгә юлдан киткән. Алар сәясәтләрен милли телгә бәйләп алып бармый. Алар барысы да үзләрен Америка гражданы итеп хис итәләр. Дин өйрәнү тәгълимәтендә гражданлык дине концепциясе дә урын алган. Аларда байрак, бәйсезлек көне – барысы да сакраль, изге санала. Денис Брилев "Россия милләтен төзеп булса, яхшы, тизрәк оештырып булса, тагын да яхшырак", - дип кабатлады.
"Дин белән мөнәсәбәтләрне өзәр өчен гарәп графикасыннан латинга күчәләр"
Аграр җәмгыятьтә күп функцияләр руханиларга бәйле, диде Брилев. Индустриаль җәмгыятьтә икътисади сәясәт үзгәрә, матбугат чаралары, мәгариф системасы барлыкка килә. Параллель рәвештә милләтчелек формалаша. Аллаһ урынын милләт ала. Дин икенче планда кала. Дин белән мөнәсәбәтләрне өзәр өчен Төркия гарәп графикасыннан латинга күчә.
XIX гасыр ахыры XX гасыр башында исламда ике юнәлештә реформалар бара. Беренчесе - модернизм. Җәдитчеләр имамнарны белемнәре сай булуда гаепли, гомумтөрки тел булдырырга кирәк, хатын-кыз белем алырга тиеш, диләр. Шул ук вакытта икенче юнәлеш – фундаментализм күзәтелә. Бар белемнәр Изге китаптан гына алынырга тиеш дигән фикер әйтүчеләр барлыкка килә. Изге китапны да төрлечә аңлатучылар күбәя.
Хәзер дин үсеше интернет белән бәйле, диде Брилев. Дини китаплар текстына таяну бар, әмма исламда рус теле әһәмияте дә арта. “Традицион ислам” милләтчелекне саклап калырга тырыша, әмма трансмилли структуралар аны җимерергә тырыша, вәгазьләр татар телендә генә укылырга тиеш түгел дип бара.
“Традицион ислам” - “кайтарырлык” гореф-гадәтләр калмаган
Совет чорыннан соң дин кире кайтарыла башлый, әмма “кайтарырлык” гореф-гадәтләр калмаган, сакланмаган, дип саный Брилев. Хатирәләр буенча яңа гадәтләр конструкцияләнә, ясалма гадәтләр туа. "Традицион дин" яисә "традицион түгел дин" төшенчәләре гореф-гадәтләр сакланып калмаган очракта килеп туа. Гореф-гадәтләр югалып беткәч, ул гадәтләрне уйлап табу, конструкцияләү башлана.
Уйлап табылган гореф-гадәтләр модельләре бәрелеше бара, дәүләт аерым бер модельгә игътибар итәчәк, дип белдерде Брилев.
Денис Брилев Донецк социаль мәгариф институтында югары белем алган. 2011 елда "Суфичылык һәм ислам" темасына кандидатлык диссертациясен яклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз