news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Бердәм Россия" кукмаралыларны сайлау алды программасы белән таныштырды

Кукмарада "Бердәм Россия" көне узды.

"Бердәм Россия" кукмаралыларны сайлау алды программасы белән таныштырды

(Кукмара, 28 август, "Хезмәт даны"). "Шәһәр мохите" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Ленин бакчасында пикет үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чара район халкына алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын үткәрү турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылды.

"Без халыкка партия эше турында сөйлибез һәм брошюралар, календарьлар таратабыз. Барлыгы 300гә якын брошюра тарату планлаштырыла", - ди волонтерлар.

Соңыннан чарада катнашучылар 3D-зонада фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot