news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында ТКХ проблемалары тикшерелде
Утырышта катнашучылар торак–коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә идарәче компанияләрнең финанс эшчәнлегенә контроль урнаштыруга бәйле мәсьәләләрне карады
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген республика парламентында узган “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында катнашучылар “Электрон Хөкүмәт” эшчәнлегенең законнар базасын формалаштыру, торак–коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә идарәче компанияләрнең финанс эшчәнлегенә контроль урнаштыру, торак милекчеләре ширкәте вәкаләтләренә аныклык кертүгә бәйле мәсьәләләрне карады.
“Шәхси мәгълүмат турында”гы федераль законның 6 маддәсенә, “Гражданлык хәле актлары турында”гы федераль законның 12 маддәсенә, РФ Салым Кодексының 102 маддәсе 1 бүлегенә үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектының максаты – барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнарының үзара бәйләнеше буенча бердәм мәгълүмат киңлеге формалаштыру өчен норматив–хокукый база булдыру. Моның өчен дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары мәгълүмат ресурсларында булган исәп мәгълүматларын актуальләштерергә кирәк.
Шул рәвешчә, закон проекты тарафыннан дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары таләпләре буенча шәхси мәгълүматлар тәкъдим итү мөмкинлеге карала.
Әлеге закон проекты хакында фикер алышканнан соң, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте министрлык һәм ведомстволары вәкилләре Дәүләт Советының әлеге инициативасы буенча эшне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Шуның белән бергә парламентарийлар федераль үзәктән килгән искәрмәләрне исәпкә алачак. Аерым алганда, дәгъваларның асылы документта тиешле органнар тарафыннан мәгълүмат алу өчен контроль булдыру механизмы күрсәтелмәвенә кайтып кала.
Бүген республика парламентында узган “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында “Россия Федерациясе Торак кодексы һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проектлары тикшерелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot