news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турында фикер алыша

Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең канун проектлары эшләү буенча беренче урынбасары Андрей Исаев белдерде.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Аз хезмәт хакы алып эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияләүне кайтару турында «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Дәүләт Думасында фикер алыша, дип яза “Известия”.

Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең канун проектлары эшләү буенча беренче урынбасары Андрей Исаев белдергән.

«Минемчә, әлеге мәсьәләләр, иң беренче чиратта, бюджет өлкәсенә карый, чөнки биредә эшләүче пенсионерлар аз хезмәт хакы ала һәм аларны алыштырырга кеше юк», – дип аның сүзләреннән өземтә китерә ТАСС агентлыгы.

Ул мисалга хастаханәләрдә эшләүче шәфкать туташларын һәм мәдәният оешмаларындагы хезмәткәрләрне китерә. Исаев белдергәнчә, эшләүче пенсионерлар өчен индексацияләүне бетерү авыр икътисадый вазгыять белән бәйле булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot