Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бердәм Россия» депутатлары илкүләм проектларны үтәүне контрольгә алды
Илкүләм проектлар Татарстанда гражданнарның матди базасын яңартырга һәм тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары контроленә алынды. Бу хакта республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында хәбәр итте.
Татарстан унике милли проектны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә ашыру буенча актив эшкә кереште.
«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үз күрсәтмәсе белән һәр юнәлеш өчен җавап бирүче конкрет кешеләрне билгеләде. Ә мин «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре буларак, Дәүләт Советында фракция депутатлары катнашында проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту өчен эшче төркем булдырдым», – дип китерә Мөхәммәтшин сүзләрен басма.
Спикер сүзләренчә, депутатлар төркемен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкли.
«Илкүләм проектлар буенча эш зур тырышлык таләп итә, ул берничә елга исәпләнгән, һәм мин, нәтиҗәдә, без илне шактый яңартырбыз дип уйлыйм. Без кешеләрнең тормыш киңлеге матди базасын яңартачакбыз. Юллар, ишегаллары, бассейннар, спорт заллары, мәдәният йортлары, шул исәптән авыл җирлекләрен дә», – дип аңлатты Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз