news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия» депутатларга чит карточкалар белән тавыш бирүне тыярга тәкъдим итә

Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Неверов фикеренчә, «Тавыш бирүне башка кешегә тапшыру — ул җаваплылыкны тапшыру".

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» түбән палата регламентына депутат карточкаларын биреп, ышаныч язуы белән тавыш бирүне тыю турында төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Хәзерге вакытта регламентта «тавыш бирү вакытында депутат шул урында булмаганда тавыш бирү өчен бирелгән вакытта тавышын бирә алмый», әмма ышаныч язуы белән тавыш бирү тыелмый, дип карала.

Әмма төзәтмәләр кертү инициаторының берсе Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Неверов болай эшләү дөрес түгел дип саный. «Тавыш бирүне башка кешегә тапшыру — ул җаваплылыкны тапшыру. Сайлаучылар билгеле бер депутатка тавышларын биреп, нәкъ менә аңа аларның фикерен җиткерер дип ышанычларын белдергәннәр. Шунлыктан ул депутат тавыш бирү бурычын үтәргә тиеш», — дип аңлаткан ул басмага.

Исегезгә төшерәбез: май аенда Россия Президенты Владимир Путин әгәр дә бер ай буе палата пленар утырышларында булмаган, комитет эшендә катнашмаган, сайлаучылары белән очрашмаган депутатны Дәүләт Думасы үз карары белән вәкаләтләреннән мәхрүм итә алу турындагы канунны имзалаган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot