Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Бердәм Россия" дебатларында авыл яшьләренә ярдәм мәсьәләләре күтәрелгән
Праймериз алдыннан теркәлү узучылар арасында иң яшь кандидатка 23 яшь икәне мәгълүм.
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бердәм Россия” праймеризы алдыннан үткән чараларда авыл яшьләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелгән. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” төбәк штабы җитәкчесе Динар Бараиев партиянең матбугат үзәгендә хәбәр итте.
“Яшьләр үз авылыннан, районыннан китмәсен өчен тырышырга кирәк. Шулай ук студентларны, яшь белгечләрне районга җәлеп итү өчен механизмнар булдыру мәсьәләләре дә яңгырады”, - ди штаб җитәкчесе.
Яшьләрне торак белән тәэмин итү, авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә күтәрелгән. Аның сүзләренчә, яшьләрне борчый торган мәсьәләләр арасында торак коммуналь хуҗалык өлкәсендәгеләре дә бар.
Шулай ук мәгариф өлкәсе, мәктәптә балаларны ашату мәсьәләләре дә күтәрелгән, бушлай юридик ярдәм мәсьәләсе дә актуаль булып кала.
“Гади кешеләр чишә алмый торган юридик мәсьәләләр еш очырый. Кайчагында юристларга һәм профильле белгечләргә мөрәҗәгать итү кирәк”, - диде Динар Бариев.
- Праймериз алдыннан теркәлү узучылар арасында иң яшь кандидатка 23 яшь. Яшь кандидатларның күпчелеге исә 27-31 яшьлекләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз