"Бердәм Россия" дәвалау һәм сәламәтлекне ныгыту мәсьәләләре буенча "турыдан-туры" элемтә үткәрә
"Бердәм Россия" дәвалау һәм сәламәтлекне ныгыту мәсьәләләре буенча "турыдан-туры" элемтә үткәрә
(Казан, 18 август, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). 19 августта "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге халык өчен дәвалау һәм сәламәтлекне ныгыту кебек актуаль мәсьәләләр буенча "турыдан-туры" элемтә үткәрә.
РФ социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге белгечләре экспертлар буларак чыгыш ясаячак. Алар шифаханә-курортта дәвалану, ташламалы категория гражданнарын реабилитациянең техник чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләре белән тәэмин итү, балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләренә ачыклык кертергә ярдәм итәр.
Казанда 38-77-06 телефоны буенча 10сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр кызыксындырган сораулар бирергә һәм җавап алырга мөмкин.