Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм энергетика системасы» РАҖнең Түбән Кама сусаклагычы буенча проектта катнашуы ихтимал
«Бердәм энергетика системасы» РАҖнең Түбән Кама сусаклагычы буенча проектта катнашуы ихтимал
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Россия гидроэнергетиклары 2020 ел азагына кадәр һәм 2050 елгача перспектива белән үз тармакларының үсеш фаразын эшли. Бу хакта 11 февральдә Түбән Кама ГЭСда үткән «Россия гидроэнергетикасы» коммерциясез партнерлыгының Күзәтчелек советы утырышы йомгаклары буенча «Бердәм энергетика системасы» («БЭС») РАҖ идарәсе әгъзасы, «Федераль гидрогенерация компаниясе» ААҖ идарәсе рәисе Вячеслав Синюгин белдерде. Бу әлеге оешманың беренче күчмә утырышы булып, ул «Татэнерго» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев инициативасы буенча узды.
В.Синюгин Түбән Кама ГЭСы «Бердәм энергетика системасы» РАҖ системасына кермәсә дә, Идел-Кама каскадының өзлексез бер өлеше дип билгеләп үтте. Шуңа күрә барлык гидроэлектр станцияләренең көйләнгән һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итү зарур. Ул Түбән Кама сусаклагычы биеклеген проект дәрәҗәсенә җиткерүне кызыклы идея дип атады. Бу Россия үзәгендә энергетика куәтен арттыру өчен реаль ресурс булып тора. «БЭС» РАҖ әлеге проектның инвесторы була аламы дигән сорауга, «без бу катлаулы мәсьәлә белән эшлибез», дигән җавап алынды.
В.Синюгин партнерлык бурычларыннан берсе гидроэнергетикага каршы тискәре мөнәсәбәтне бетерү өчен җәмәгатьчелек белән актив диалог алып бару дип атады. Иҗтимагый тыңлаулар, бәйсез экспертларны чакырудан гыйбарәт программа эшләргә кирәк.
«Россия гидроэнергетикасы» коммерциясез партнерлыгы 2003 елның декабрендә Россия электр энергетикасын реформалау һәм конкурент базар оештыру шартларында гидроэнергетика предприятиеләре эшен координацияләү өчен гамәлгә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз