news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм дәүләт имтиханының сентябрь этабы башланды

Аттестат алу өчен рус теленнән ким дигәндә 24 балл җыярга кирәк.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның сентябрь этабы башланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Имтиханнар ике фән буенча узачак. 3 сентябрьдә 2,2 меңгә якын укучы рус теле буенча БДИ язды. 6 сентябрьдә - 9,3 мең укучы математикадан имтихан бирәчәк.

20 сентябрь - резерв срогы: рус теле һәм база математика бер көнне тапшырыла.

Аттестат алу өчен рус теленнән ким дигәндә 24 балл җыярга һәм математика буенча "өчле" гә җиткерергә кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot