news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханында эшләгән өчен укытучылар өстәмә түләү алырга мөмкин

Быел Бердәм дәүләт имтиханы уздыру өчен якынча 300 мәктәп укытучысын ялдан чакыртып алачаклар.

Бердәм дәүләт имтиханында эшләгән өчен укытучылар өстәмә түләү алырга мөмкин

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Быел укытучылар Бердәм дәүләт имтиханында эшләгән өчен өстәмә түләү алырга мөмкин. Әлеге тәкъдимне «Бердәм Россия» партиясе белдергән, ә Рособрнадзорда бу инициативаны хуплаганнар. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Без, „Бердәм Россия“ партиясе буларак, Бердәм дәүләт имтиханында эшләгән укытучылар өчен төбәкләр тарафыннан каралган түләүләрдән тыш, өстәмә дифференциацияләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүне тәкъдим итәргә телибез», — дип белдерде «Яңа мәктәп» партия проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршинова Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшмәсендә.

Аның әйтүенчә, мондый тәҗрибә, мәсәлән, Мурманск өлкәсендә бар. Анда, коронавирус шартларында БДИ үткәрүгә җәлеп ителгән укытучылар бер тапкыр 10 мең сумга кадәр акча алачак. Рособрнадзор мондый тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә булдырырга мөмкин, дип килеште.

«Барыбызның да Мурманск өлкәсендәге кебек мөмкинлекләр булмавын аңлыйбыз, әмма бу үрнәкне субъект башлыкларына җиткерергә кирәк. Минемчә, бу әллә нинди зур акчалар түгел, ниндидер резервлардан табарга һәм укытучыларга акча түләргә мөмкин», - дип җавап бирде Рособрнадзорд башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

Ведомствода сөйләүләренчә, быел БДИ уздыру өчен 300 меңгә якын мәктәп укытучысын ялдан чакыртып алачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100