news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханын әти-әниләр дә тапшыра ала

БДИ тапшыру чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.

(Әгерҗе, 5 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Әгерҗе районы 2нче мәктәбендә “Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтханы тапшыру“ акциясе кысаларында БДИ тапшыру көне оештырыла, дип яза район газетасы.

Әти-әниләргә рус теленнән имтихан биремнәрен эшләп карау мөмкинлеге бирелә. БДИ тапшыру чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.

Үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпкә 10.30 сәгатькә килүләре сорала. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100